БӘЙЛӘМ и. 1. 1) Бергә бәйләп куелган бертөрле әйберләр җыемы. Югарыдагы аркылы киртәгә, икешәр-икешәр бәйләп, быелгы каен себеркеләрен элгәннәр, ә бүрәнә стенага мәтрүшкә бәйләмнәре асып куйганнар. Ә.Еники. Кадакка эленгән ачкычлар бәйләме. Ике бәйләм чәчәк

2) Бер бәйгә сыярлык күләм. Җыйган дару үләннәрен бәйләмнәргә аерып кую

3) Бәйләү, кул эше. Үткән тормыш, җеп очыннан тартып сүткән бәйләм сыман, алга өелә тора. С.Сөләйманова. Баксаң-күрсәң, бәйләм бәйләү, тегү-чигү – ул гади эш кенә түгел, ә бөек сәнгать икән. Ф.Яруллин

4) Бәйләү рәвеше, узор (бизәк). 2 нче номерлы энәгә кара җептән – 20 һәм аксыл сары җептән 20 күз алалар да, оек бәйләме белән 19 сантиметр бәйлиләр. Йорт эшләре

5) сир. к. бәйләвеч ( 2 мәгъ.). [Яралы солдат] Башын тотып, ыңгырашырга тотынды; маңгаендагы ак бәйләм кызара башлады. Ш.Усманов

6) Цикл, җыентык. Аның [Н.Арслановның] «Робагыйлар», «Афоризмнар» кебек шигъри бәйләмнәренә кергән фәлсәфи-лирик характердагы дүрт, икеюллыклар тарихи шәхесләр, ил-ватан, яшәү, үлем, мәңгелек, туган табигать турында җитди уйлануларны, сөземтә-күзәтүләрне эченә ала. Т.Галиуллин

7) күч. «Бер» сүзе белән бергә килгәндә, күп итеп тупланган бериш әйберләр. Кулына бер бәйләм «Личный знак» тоткан старшина, күз йөртеп чыккач, кемнең кая барырга җыенуын сорады. К.Латыйп. Атның маңгаена бер бәйләм тавис каурыеннан ясаган чук беркеткәннәр. М.Юныс

2. с. мәгъ. диал. 1) Бәйләнгән, бәйләп эшләнгән. Мин инде өстә бәйләм күлмәк белән генә басып тора идем. Н.Исәнбәт. Мәдәния апа, Сарай тавы ягына төбәлеп, сүзсез калды. Бәйләм күлмәгенең сәдәфен бөтергәли башлады. М.Галиев. Әнә сез аның --- йөк арбасы кебек канатлы иңнәреннән тезләренә кадәр салынып төшкән бәйләм кофтасына игътибар итегез. А.Хәлим. Бәйләм әйберләрне төсле җепләрдән ясалган бизәк бик матурлый. Йорт эшләре

2) Аерып бәйләп куелган, җепкә үреп тезелгән. Алар --- яшелчәләр тирәсендә әйләнгәләп, берәр бәйләм суган, биш-алты бәрәңге, яртышар баш кәбестә, кружкалап, сөт күтәреп кайталар. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә