БӘЙЛӘВЕЧЛЕ с. 1) Бәйләвечләре ( 1 мәгъ.) булган, шуның белән бәйләнә торган. [Шәрәфи] Күлмәгенең бәйләвечле изүен чиште. Г.Галиев
2) Бәйләвеч ( 2 мәгъ.) белән бәйләнгән. [Бабай] Минем бәйләвечле кулымны, өзелгән балак-җиңнәремне күрде. Н.Исәнбәт