БӘЙЛӘВЕЧ и. 1) Бер бөтеннең очларын, ян-якларын (мәс., изүне, балак очларын һ.б.) тоташтыру, бәйләү өчен кара-каршы тагылган бауларның берсе. Ул [лейтенант], сөйләшү тәмам дигән шикелле, папкаларын ябып, бәйләвечләрен бәйли башлады. Х.Камалов

2) Җәрәхәтне, тайган буыннарны һ.б.ш.ны урап бәйләү өчен кулланыла торган бинт яки башка әйбер. Ситдыйк абзый маңгаендагы бәйләвечен өскәрәк тибәрде. К.Нәҗми

3) Маска. Әгәр бала имезүче хатын грипп белән авырса, ул, бала янына килгәндә, марля бәйләвечләр киеп, авыз-борынын капларга тиеш. Йорт эшләре

4) Кайсы да булса хезмәт яки вазифа төренең символын белдергән рәсем төшерелгән тукыма. Ак яка, кулъяулыкларны сыйныфта Зөлфия үзе тикшерә. Шәфкать туташы кебек, беләгенә кызыл бәйләвеч тагып. З.Әһлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә