БӘЙГЕ и. 1) Ат чабышы, атта узышу. Бәйгеләр җиткәч Минем аргамак Тоягы белән утларга баса. Р.Әхмәтҗан

2) Ат чабышлары үткәрелә торган мәйдан

3) Көрәш; ярыш; узыш. Мондагы тормыштан һәрвакыт бәйрәм тәме, бәйге тавышы килеп тора. М.Юныс. Бәйгенең җыр һәм бию белән үрелеп баруы аны аеруча җанландырып җибәрде. Сөембикә. Озын сакал йөртүчеләр арасында бара торган бәйгедә норвегияле Ханс Лангхет дөнья чемпионы булган. Шәһри Чаллы

4) Ярышта җиңгән атка яки кешегә бирелә торган бүләк. Байтал, чабып, бәйге алмас. Мәкаль. [Егет] Бәйгене бүтәннәрдән алдырса, Хәмдиясенә үпкәләмәс. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә