БӘЙ II и. 1) тар. Ислам динендәге феодаль Кавказ ханлыкларында: аерым олыс яки шәһәр белән идарә итүче кеше. Бу көйләр – ханнар, бәйләрнең сарайларында әсирә чиркес җарияләренең көйләре дә түгел. Г.Газиз

2) Якын Көнчыгыш дәүләтләрендә нәсел-ыру титулы, нәселдән килә торган хакимлек титулы, хәрби титул

3) Шул халыкларда ирләр исеменә кушылып әйтелә торган сүз; әфәнде. Ихсан бәйнең ярасы әллә ни куркыныч түгел, --- Хәйруллаһ бәй аның бәйләвен алыштырган чакларда, мин чыгып торам. Р.-Н. Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә