БӘЙ I и. 1) Бәйләп, арканлап куя торган нәрсә (мәс., бау, чылбыр). Пароход, бәйләреннән ычкынды да, яр буеннан шым гына кузгалып китте. И.Гази

2) к. бәйләвеч ( 1 мәгъ.). [Старшина] Гимнастёрка-чалбарларыбызны, итекләребезнең ничек куелышын тикшереп йөргән һәм шунда минем балак очымдагы бәйләрне чишмичә йоклаганымны күреп алган. Ф.Хөсни

3) кыек килешләрдә Бәйләп тоту, бәйдә килеш асрау халәте (хайваннар турында). Бәйдәге эттән бурлар курыкмый. Мәкаль

◊ Бәйгә кую к. бәйдә тоту. Бәйдә тоту Күзәтеп тору, контрольдә тоту. Телеңне бәйдә тот, этеңне бауда тот. Мәкаль. Бәйдән ычкынган эт кебек Котырган, шашкан кешегә карата әйтелә. Бәйдән ычкыну 1) Тәртипсезләнү, тыела алмас хәлгә килү. Күңелең бер бәйдән ычкынса, аны бернинди фәлсәфи кануннар белән дә урынына утыртып булмаячагын аңламыймыни ул? З.Хөснияр; 2) Билгеле бер күзәтүләрдән, контрольдән азат булу. Бәйдән ычкынырга вакыт инде безгә, вакыт, вакыт... В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә