БӘЕТЧЕ и. Бәет чыгаручы һәм бәет әйтү остасы. – Бер-берсе белән кавышып, бала чыгарыр алдыннан, кошлар да башта оя кора, – дип аңлата моны аларга күз-колак булып кич утыручы ыру карчыгы, бәетче һәм мөнәҗәтче, им-томчы Асылбикә. М.Маликова. Бу бит – авыл бәетчесе, Такташча ук булмаса да, шул чама фикерли, дигән сүз. Н.Вахитов. Бәетченең тамагыннан карлыгып чыккан тавышка барабан дөпелдәве кушыла. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә