БӘДДОГА и. фар. Каргау догасы, явыз дога; начар теләк, каргыш, ләгънәт. Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә. Мәкаль. Сөйләмә, остазбикә, карчык бәддогасы --- дип еглап, кайгысыны чиште. Г.Исхакый. Кинәт аның [Мәфтуханың] ире рухына яудырган рәхимсез, усал бәддогасы исенә төште. Г.Бәширов. [Коръән хафиз] --- бәддога кылганда гына ике кулының сырты белән битен сыпырып куя. Ә.Еники |