БӘ’ДБӘХЕТ с. фар. 1. гади с. тирг. Мәлгунь, ләгыйнь. Вәлиулла хәзрәт эченең әллә кай җиреннән чалбарга аеруча дошманлык сизә иде: дәһрилек, остазга илтифатсызлык, наданлык – һәммәсе дә, һәммәсе дә шул бәдбәхет чалбардан килә төсле иде... Г.Газиз

2. и. мәгъ. Әшәке, начар кеше. Җанымны да син ала алмыйсың, бәдбәхет. Ә.Еники. Кая калды икән ул бәдбәхет? Н.Гыйматдинова. Чык өемнән, бәдбәхет, чык өемнән! Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә