БӘДӘН и. гар. кит. 1) Тән, гәүдә, җәсәд. Бәдәне белән шактый юан һәм итләч булган гөнаһсыз әдипне әле җилекләрне пешерерлек кайнар «мунчага», әле бозлы камерага ташлап интектерәләр. Ф.Дунай 2) Кәүсә; төп сабак. Олы яшьтәге алмагач --- башка карендәшләре арасында үзенең куәтле бәдәне белән аерылып тора. Җ.Дәрзаман |