БӘДӘЛЧЕ и. иск. Икенче берәү урынына, ялланып, хаҗга баручы кеше. Бәдәлчеләр, мәккәчеләр йөри Казан шаулатып. Г.Тукай. Үзләре бара алмаган черек байлар хаҗга, шәхесләре өчен сәҗдә кылырга, ярлыларны яллап җибәрә торган булганнар. Аларны «бәдәлчеләр» дип атаганнар бугай. Т.Галиуллин. Октябрь революциясенә кадәр Казанга һәм илебезнең башка шәһәрләренә, күпләп-күпләп, бәдәлчеләр килә торган иде. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә