БӘДӘЛ и. гар. иск. 1. 1) Билгеле бер хакка ялланып, кеше өчен хаҗга барудан гыйбарәт гамәл. Моңарчы Шәпеш кебек карт пишкадәмнәр кәсебе булып килгән бәдәлнең яшь хәлфәләрне кызыктыруы Габдуллага сәер тоелды. Ә.Фәйзи 2) Хаҗга барырга ялланган кешегә бирелә торган акча. [Габдулланың] --- Казанда бәдәл акчасына кибетләр ачкан татар бәдәлчеләре күңеленә килде. Г.Исхакый 2. с. мәгъ. Кеше яллап җибәргән. Гаптулла хаҗи беренче мәртәбә хаҗга үзе өчен барган. Аннан соң тирә-якның байларыннан берничә бәдәл хаҗ алып киткән. Г.Ибраһимов |