БӘГЫРЬ и. уйг. шигъ. 1) Йөрәк (кешенең хис-кичерешләрен бергә туплаган, бергә төенләгән әгъза, төшенчәсендә). Бала – бәгырь җимеше. Мәкаль. Йа Илаһым! Ник минем бәгърем суынды? С.Сүнчәләй. Карт моны бик яхшы белә, әйе, онытасы юк, сугышның аның бәгыренә салып калдырган тирән ярасы хәзер дә әле кул белән капшап карарлык җөй булып саклана. Ә.Еники. Нәрсә бу? Бәгырьләрнең катуымы? Тәрбиясезлекме? Р.Батулла 2) Төп, үзәк; эч. Һәр өянкенең тамыры – нәселегез бәгыре сурәте. Р.Фәйзуллин. Бу караш, Габдулланың уртасыннан үткән ук кебек, аның бәгырьләрен кайната башлады. Г.Исхакый 3) бәгырем тартымлы форм. Яраткан, сөйгән яр, кадерле якын кеше. Сине уйлап саргайды, дип әйтерсез бәгыремә. Җыр // бәгырем тартымлы форм. Сөйгән кешегә мөрәҗәгать итү сүзе. Сандугачка карап тордым – Бер бәләкәй кош икән. Башка күрешүләр булмас, Хуш, бәгырем, хуш, иркәм. Җыр 4) Эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. Әйдә, бәгырь, син дә кушылып җырла, йөрәк ярсулары басылмасмы?.. К.Латыйп ◊ Бәгырьгә тию (кадалу, төшү, телгәләү, үтү) 1) Бик каты өзелеп ярату; бик нык сагыну; 2) Йөдәтү, бәйләнү, аптыратып бетерү, газаплап интектерү. Авылда хәзер Зөлфәткә каршы төшәр кеше юк. Бәгыреңә кадалып интектерер ---. А.Гыйләҗев. [Чукаева] --- иң элек, «жалоба язам» дип, әллә ничә мәртәбә сине үрти, шомландыра, бәгыреңә төшә. Ф.Садриев. Баласы янына килеп бер иркәли дә алмавы аның [ананың] бәгырен телгәли булса кирәк, ул, үзен-үзе тыяр өчен, чытырдатып, коймага тотынган. Ф.Яруллин; 3) Бик нык истә калдырырлык итү. [Иван Васильевич Фролов] Эшләмәгән кешегә ул каты бәрелми, ләкин бәгыренә үтәрдәй итеп оялта белә. Ә.Камалов. Бәгырьне телү (өзү, талау) Күңелнең иң нечкә кылларына тию, рухи газаплау, бик нык әрнетү. Бәгырьне телмә, кит, тиле Хәтимә, кит! Н.Гыйматдинова. Ак өметләр чәчәк ата, Бәхетләр килеп кенә. Бала кайгысы саргайта, Бәгырьне телеп кенә. Г.Афзал. Болай да үз-үзен кая куярга белми каңгырып йөргән Халисәне егет сулардан алып утларга салды, бәгырьләрен телде, җаннарын айкады. М.Хәбибуллин. Бәгырь телгәләнү (көйрәү) Вөҗдан газабы кичерү, тетрәнү, әрнү. Әлеге шыксыз уй йөрәгенә капты, бәгыре көйрәүгә тәкать тота алмас хәлгә килде. М.Хәсәнов. Бәгырь телгәләнеп тыңлыйм – үкенеч калды, шәп чакта кадерен белмәдек. Мәйдан |