БӘ’ГЪЗЫ а. гар. иск. Төркемнән атап аерып куелмаган, шуларның берсе булган билгесез әйбергә, затка ишарәләп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; кайсыдыр, кайсыбер, кайбер. Бәгъзы кибетләрдә икмәк җитми калган икән ---. А.Толстой. Көндез эшләп арган бәгъзы берәүләр, утыргыч артына сөялеп, оеп та китте. М.Кәрим. К.Нәҗми ---, шундый фикерләрне яклап, «хәзерге көндә яңару юлына борылган бәгъзы бер шагыйрьләрнең (шигырьләре) вәзеннән, кафиядән котылып бара» дип язып чыккан иде. Н.Юзиев. Бәгъзы елларда мондый күренешне август урталарында ук күзәтергә мөмкин. Идел |