БӘБИ и. 1. 1) Яңа туган бала. Хатын-кызның иң назлы, иң мөлаем вакыты – больницадан бәби алып кайткан көннәре. М.Мәһдиев. Курыкма, бәбием, әниең яныңда чакта, бернәрсәдән дә курыкма. М.Маликова 2) Кечкенә бала. Бәби карыйм, уйнатам, Елаганда юатам. Җилкәмә дә менгерәм, Шырык-шырык көлдерәм. Ф.Яруллин. – Тукта әле, тукта, кызмый гына сөйләшик. Син бит бәби түгел, аңла. – Бәби түгел шул. Әнә бәбиләрне җибәрегез детдомга. Ф.Яруллин 3) күч. Кечкенә балалар кебек беркатлы, эчкерсез кеше 4) балалар телендә Курчак 5) диал. Бәпкә. Каз-үрдәкләр майның беренче яртысында бәбиләр чыгардылар. Г.Галиев 2. с. мәгъ. Яңа туган бала; җитлекмәгән; бер еллык (кошлар турында). Гаиләләре дә нык, бәби казлар әле, үскәч тә, әти-әниләрен ел буена ташлап китмиләр. Кызыклар дөньясында |