БӘБӘК II и. 1) Үсә торган һәр нәрсәнең башлангыч яралгысы 2) Яңа чыккан сабак, яшь ботак. Болары – балтырган белән төкле көпшәләр. Бик тәмле, бик файдалы, ә инде бәбәкләреннән, йомырка катып, сөтле аш пешереп җибәрсәң, иллә дә шәп була... Ш.Маннур. Аларга дигән гөлләрен ул [әби] карты ясап калдырган эреле-ваклы тырысларга күчереп куя, иң матур чәчәк ата торган яраннарының яшәргә, үсәргә ашкынып торган бәбәкләрен генә сайлап утырта. Т.Мөбарәков. Тамырча, бүлбе һәм суганча – үзгәргән бәбәкләр алар. Биология 3) Чәчәк бөресе. Аның керфек очларында яшь бөртекләре үлән бәбәкләренә кунган чык тамчылары кебек елтырый иде. Х.Камалов |