БӘБӘК I и. 1) Күз алмасының эченә яктылык туры үтеп керә торган, мөгез катлауга урнашкан тишек; күз карасы. Иң элек иреннәрең нурлана, аннары керфекләреңә дәртле якты сибелә, шуннан соң гына күз бәбәкләреңдә очкыннар уйный башлый. М.Маликова. Кешенең күзе караңгыга ияләшкәндә, күз бәбәгенең диаметры 8 миллиметрга җитә... Кызыклы физиология

2) гади с. Күз. Җинаятьче аткан ераклыктан, өстәвенә төн уртасында, урамдагы хәлләрне күрү өчен, ким дигәндә, мәче бәбәкләре кирәк. З.Фәтхетдинов. – Тсс.., – ишектәге «күз» ачылды. Бүренекедәй кан баскан бер яман бәбәк карады. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә