БАЯНЧЫ и. 1) Баянда уйнаучы, музыкант. Бу җырны танылган баянчы Рокыя Ибраһимова белән җырчы Зифа Басыйрова, гастрольдә йөргәндә, халыктан отып алып кайтканнар икән. Ә.Афзалова. Хорның баянчысы халыкка бик күп җырлары белән танылган Фәтхерахман Әхмәдиев иде. М.Яруллин. Әмма, икенче яктан, талантлы композитор, баянчы Бәхти ага Гайсин белән тормыш һәм иҗат юллары бергә үрелеп, аларның мәхәббәтле гомер кичерүләре дә моңа этәргеч биргәндер. Сөембикә

2) Баян ясау остасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә