БАЯГЫ’ЧА рәв. Әле, күптән түгел генә булганча, бая булган кебек. Рахманов инде безнең сүзләрне баягыча тыныч кына тыңлап утырмый иде. М.Әмир. Аның каршысында, берни булмагандай, тагын баягыча төче елмаеп, Сәйфи басып тора. Г.Бәширов. Ләкин аның бу төртмәле сүзләре, баягыча көчле басым ясау теләге белән түгел, бәлки соңгы сүз минеке булсын, дигән сыман үзсүзләнеп әйтелгән көчсез каршылык кына иде. Ә.Фәйзи |