БАЯГЫ с. Әле генә булган, яңа гына, күптән түгел генә. Күчергән, ләкин баягы кирәкмәгән шәрехне төшереп калдырырга хәтереннән чыккан. Г.Тукай. Ләкин баягы хәл әкияттән ерак иде. Н.Гыйматдинова. Солтанның чыраенда баягы куанычы күренми иде инде. Г.Бәширов |