БАЮ II ф. 1) Байлык туплау, бай булу. Камилнең атасы, --- сәүдә итеп, яхшы ук баеган. Һ.Такташ. Тимуш агай, берәр фараз закон чыгып, безгә авылга кайтырга рөхсәт булса, син чынлап та баесаң, син миңа бер мең сум биреп торырсыңмы? К.Тинчурин. Ул вакыттагы байлар ничәшәр буыннар җыйган байлыкның хуҗасы булса, бүгенге байлар – төн эчендә баеган караклар. Ә.Хәбибуллин

2) Тулылану, күбәю, ишәю. Татар музыка әдәбияты бик күп төрле яңа жанр әсәрләренә баеды, яңа тәҗрибәләр ясады. М.Җәлил. Дәрт белән дәрманга баеп кайттык без, Җиңүче булып, бәхеткә ирешеп. Ә.Ерикәй

Баеп алу Тиз арада баю. Хәким абый революциядән соң НЭП заманында баеп алган Зәйнетдин атлы татарны уйный. Т.Миңнуллин. Аңар нәрсә? Староста булып баеп алды да минем белән ярышып сату итә. Т.Гыйззәт. Җир актарып, таш күчереп, мая тупла, баеп ал! И.Ибраһимов

Баеп бару Акрынлап баю. --- бигрәк тә дөресе эшләнеп, баеп бара торган [әдәби] тел туа иде. Җ.Вәлиди

Баеп бетү Бик нык баю. --- махоркасы белән дуңгыз мае салган боткасын шикәргә алыштыра торгач, баеп бетте бит! Г.Бәширов. Минъяров, җирләр сатып, тәмам баеп беттең, ә нәфсең һаман төкәнми, парин. Х.Камалов . 80 нче еллар ахырында Рәсәйгә эш эзләп килгән вьетнамлылар бүгенге көндә инде баеп беттеләр. Татарстан яшьләре

Баеп җитү Тәмам, бик нык баю

Баеп калу Кемнән, нәрсәдән дә булса файдаланып баерга өлгерү. Шулардан туган, баеп калудан башканы белмәгән һәм һичбернинди мораль кагыйдәләрне танымаган яңа «эшкуарлар» аркасында, халык өзелеп көткән, халыкка муллык белән иркенлек китерергә тиешле булган реформаның ахырын без, мөгаен, күрә дә алмабыз. Ә.Еники. Вакытында, заманасының кая барганын тоеп, баеп калган. Н.Гариф

Баеп килү Акрынлап баю. Бу әсәр – татар совет драматургиясендә комедияләр жанрының баеп килүен күрсәтә торган уңышлы адым. М.Җәлил

Баеп китү Кинәт баю. --- үзенең зирәклеге һәм булдыклылыгы аркасында, ничектер, баеп киткән, имеш. Ә.Еники. Көтмәгәндә баеп китү мөмкинлеге туды, ләкин бернишли дә алмый. Р.Сәгъди. --- сандык эче – туп-тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйбатлы ташлар! Кыз шуннан баеп китте. К.Насыйри

Баеп кую Кинәт баю. --- үзе дә басу, ындыр юлларына сукмак сала. Шулай җайлы гына баеп куя. Ф.Яруллин

Баеп тору Бертуктаусыз баю. Хәерле көн, газиз милләттәшләр! Кояшлырак булсын турыгыз! Мәрхәмәтле күңел җылылыгы, Нуры белән баеп торыгыз! Ф.Шәехов

Баеп яту Тыныч кына, җай гына баюын дәвам итү. «Ничек инде ул алай? Мин каракларны, хөкүмәт исәбенә баеп ятучыларны фаш итәм», – ди синең «ахирәтең». Т.Галиуллин. Ату, сез монда баеп ятканда, Россия дөнья дәүләтләреннән вак-төяк акча теләнеп сансызлана. Ф.Баттал

Байый бару Торган саен ныграк баю. Мөхәррир булырга теләүчеләр күбәйгән саен, матбугатыбыз да әллә нинди мәҗһүлел хакыйкать (хакыйкать белгесез) нәрсәләргә байый барадыр. Ф.Әмирхан

Байый төшү Бераз баю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә