БАЮ I ф. Күк җисемнәре офык артына китү, бату. Кояш байый, кереп комач төскә, Текәп кырга соңгы карашын. Ш.Маннур. Эзли башлаганда, кояш яхшы ук кыздыра иде әле, әнә ул баеды да. Г.Гобәй. Кич була, кояш байый, эңгер-меңгер җитә. М.Гали. Кояш баерга якынлашкан, һава беркадәр салкынча иде. Ш.Камал

Баеп бара Акрынлап баю. Эскертендә карап ята күккә туры, йөзләрендә – баеп барган кояш нуры. К.Сибгатуллин. Әллә абыйга баеп барган кояш нурында гына шулай агарып күренгәнме аның маңгае? Ф.Шәфигуллин. Тонык, тымызык һава, алсуланып баеп барган кояш бар дөньяны талгын рәхәтлеккә күмә. Р.Мулланурова

Баеп бетү Тәмам, тулысынча баю. Икенче көнне, кояш та баеп бетмәгән иде әле, төялеп килеп төштеләр. К.Кәримов

Баеп килү Күк җисемнәре, үз вакыты җиткәч, акрын гына баю. Кич. Кояш баеп килә. Офыкка кадәр җәелеп киткән диңгез өсте тимгелләнеп тора. Г.Әпсәләмов. Кояш инде баеп килә иде, Ял итәбез барак янында. Х.Туфан

Байый бару Акрынлап баю. Кояш баеп бара, чират та сыегайды. Р.Батулла

Байый төшү Беркадәр баю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә