БА’ШТҮБӘН рәв. 1) Башы белән түбәнгә таба әйләндерелгән хәлдә. --- баткаклы елгага килеп җиттек, ләкин ярның янында күк бия белән минем Алмачуар гына иде, өченче иптәш – җирән чабышкы – малае белән баштүбән шунда чумган булса кирәк. Г.Ибраһимов. Батыргали агай үзенең азрак хата эш эшләгәнен соңыннан аңласа да, нә файда, бичара, һичбер гөнаһсы булмаган Абрамның, баскычтан баштүбән төшкәндә, бәрелеп, ике теше сынган һәм югарыгы ирененнән бармак башы кадәр ите, өзелеп, салынып тормакта иде. Ш.Мөхәммәдев 2) Асты өскә әйләнү 3) Мәтәлеп, мәтәлчек атып. Кулларны җәеп, баштүбән суга ташлану ◊ Баштүбән килү Әйләнү, кискен үзгәрешләр булу. Баштүбән китү Вафат булу |