БАШТУК рәв. сөйл. Баштан ук, иң элек, беренче чиратта. Баштук шулай дип әйтергә кирәк иде. Г.Коләхмәтов. Ник аны баштук яшереп куймаган? Ник мәләкләр урлаганны тоймаган? Ш.Бабич. Ул Нәфисәнең үзен санламавын баштук сизенгән иде. Г.Бәширов