БАШТАНАЯК рәв. 1) Баштан алып аякка кадәр. Камилнең җилкәләренә кулын куеп, баштанаяк аны карый. Һ.Такташ. Газинур бер карашта Мисбахны баштанаяк күздән кичерде. Г.Әпсәләмов. Карт, сынаулы караш белән, егеткә баштанаяк күз йөгертеп чыкты. З.Фәйзи. Ирем ул көнне базардан баштанаяк киенеп кайтты. Юлдаш 2) Башыннан алып ахырга кадәр, тулысынча. Чөнки Айдардан аерылып калуым белән мин баштанаяк бәхетсез идем. Ф.Хөсни. Мин бу вакыйганың ничек булганын, бернәрсәсен дә калдырмыйча, баштанаяк тагын бер кат сөйләп бирдем. А.Шамов. Баштанаяк кара сарык йонына уранган. Г.Ибраһимов 3) күч. Бөтенләй, тулысынча, мөкиббән китеп. Кайтып төшкән көне белән, баштанаяк эшкә, көрәшкә, солдат арасына, крестьян арасына, завод-фабрик пролетариаты арасына чумды. Г.Ибраһимов. Баштанаяк гыйшык сорый торган, теге матур, тәмле романнар да туйдырган… Г.Ибраһимов. Бу эшне баштанаяк уйлаганга, Тәэсир иттем дөньядагы барча җанга. М.Гафури ◊ Баштанаяк кораллы Яхшы һәм нык коралланган. Йөз мең кеше, имеш, баштанаяк кораллылар, имеш, Самараны алганнар, имеш, аннан башка калаларга китәләр, имеш. Г.Ибраһимов. Тирә-ягы – баштанаяк кораллы кешеләр. М.Гафури |