БАШТА рәв. 1) Иң элек, беренче нәүбәттә, алдан. Башта сөйләгән хикәям белән моның аермасы – шул гына. Г.Тукай. Башта ук шуны әйтим: без пессимист булабыз, дөнья сүгәбез, хәятта ямь юк, кызык юк, дибез, – бар да юләрлек, бар да сукырлык икән. Г.Ибраһимов. Киндер башта соры төсле иде, инде ап-ак булды. Дәрдемәнд. Башта ферма мөдире Ибәтулла абзый көнлек савымның нәтиҗәләрен укыды. Н.Гыйматдинова

2) Элек, әүвәл, борынгы заманда. Мәмләкәтнең төрле җирендә башта хан тарафыннан аксөякләрдән куелган баскак яисә «даругай» дигән бәк торган. Г.Гобәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә