БАШСЫЗЛЫК и. 1) Ахмаклык, акылсызлык, тинтәклек, юләрлек, аңгыралык. Кая гына карама – башсызлык, кая гына карама – башбаштаклык. Ш.Камал. Бу – юләрлек, башсызлык булачак. Г.Ибраһимов. «Ялт-йолт», әлбәттә, бу хезмәтне, Зингергә файда булсын, дип түгел, фәкать башсызлыктан көлү үз вазифасы булганга гына ифа итте. Г.Тукай

2) Чаялык, уйламыйча эш итүчәнлек, урынсыз тәвәккәллек. Ә ул, ярсыганнан-ярсый барып, үзенең шушы ярсуы һәм «башсызлыгы» белән сокландырып ата да ата иде. Г.Бәширов. Ильин, башсызлык күрсәтеп, нәрсә дә булса эшләмәдеме --- икән, дигән уй мине борчый. Ә.Айдар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә