БАШСЫЗЛАНУ ф. Ахырын уйламыйча эш итү, кирәкмәгән урында тәвәккәллек күрсәтү. Башсызланып кылануы гына түгел, явызланып үрсәләнүе, чәбәләнүе иде бу аның. А.Вергазов Башсызланып алу Кинәт кенә, кыска вакыт эчендә урынсыз башсызлану Башсызланып бетү Тора-торып, тәмам башсызлану, башсызлану дәрәҗәсенә җитү Башсызланып җибәрү Кинәт башсызлык күрсәтү Башсызланып йөрү Хәзер, озак вакытлардан бирле башсызлану. Ни пычагыма кирәк булды аңа шулай башсызланып йөрү? В.Нуруллин. Шулай башсызланып йөрергә ярыймы соң инде синең шикелле җаваплы эштә эшли торган кешегә! В.Нуруллин Башсызланып кую Уйламаганда, кинәт башсызлану |