БАШСЫЗ с. 1) Җитәкчесез калган, әйдәүчесез. Башсыз калган гаскәр – Көтүчесез калган көтү төсле. М.Җәлил 2) Баш өлеше, башлангыч өлеше булмаган, керешсез. Карт Днепр – Таш кыялар юлчысы – Ник кинәт башсыз җырын өзде? Н.Исәнбәт. Югыйсә, без бу көннән игъланны туктатабыз вә башсыз чыккан игъланнарны ләгу санап, акчаны суд белән кире сорыйбыз. Г.Тукай 3) күч. Теләсә нинди хәтәр эшкә бара торган, үтә тәвәккәл, куркусыз, гаярь. Ләкин аның хәлен бик тиз сизеп алып, андый башсыз кыюлыкның чын кыюлык түгеллеген аңа шул вакытта ук әйттеләр. И.Гази. Мин һаман башсыз батыр булдым. Кешеләр хөкеменә гомремдә буйсынмадым. Н.Исәнбәт. Бик башсыз нәрсә, кәтер китүдән дә һич курка торган түгел. Г.Камал. Ул инде яшьтән үк бик башсыз кыз иде. Г.Ибраһимов 4) күч. Аңгыра, миңгерәү, томана. Минем пәһлүаным Кулупай бу башсыз егетне тиз акылга утыртыр. М.Җәлил |