БА’Ш ОЧЫ и. анат. 1) Гәүдәнең баш түбәсе турысы, баш тирәсе 2) Баш түбәсе турысындагы биеклек, һава; баш өсте. Кергәндә, бүрегем баш очында гына тора иде, чыкканда, күзләремә чаклы батты. Ф.Хөсни. Баш очында ай калкыр, --- әтәчләр кычкырыр, --- бакчада сандугачлар, чыпчыклар чыкырдашыр. Ф.Бурнаш. Миңнулланың күз алдында дага ялтырап китте: ул, кулын баш очына күтәреп, чак кына тайчанып өлгерде. И.Гази |