БА’ШНЯ и. ит. 1) Төрле максатларда, түгәрәкләп яки берничә кырлы итеп төзелгән биек архитектура корылмасы; манара. Менә ул тау башындагы Кремльнең ак стенасын, таш пулатларын, башняларын яктыртты. Г.Әпсәләмов. Боларның уң яктагысы Византия стиленә тартым, куполлап эшләнгән, сул яктагысы, тешләк башнялары белән, готик стильне дәгъвалап маташа иде. Ш.Камал. --- әйләнеч булса да, күбесенчә, мәктәпкә тимерчелек, ферма, силос башнялары яныннан үтеп йөрде. Г.Гобәй. Абыйларым, җаннарым, ярдәмгә, ярдәмгә, әйдәгез, силос башнясына су керә!.. К.Тинчурин

2) хәрби Суднода, танкта һ.б.ш. хәрби объектларда ату коралы урнаштыру өчен бронялап эшләнгән корылма. Башнясын артка таба борган танк трактор сабаны белән йөз илле гектар җирнең астын өскә китерде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә