БАШМАКЧЫ и. 1) Башмак тегү, ясау остасы, шул һөнәргә ия кеше. Безнең күрше читекче Вәлидә, башмакчы Кәбирдә, кәләпүшче Миңсылуда, тагын кемнәрдәдер булган идегез. М.Гали. Ни генә димә, пенсиягә чыкканчы, башмакчылар артелендә ударник булган кеше, әнә стенадагы Мактау язулары шаһит, төшеп калганнардан түгел иде Баязит абзагыз. Ф.Хөсни. – Миңа корал гына табып аласы, мин үзем башмакчы, – дип көлде ул. Ә.Фәйзи

2) иск. Мәчеткә килгән кешеләрнең башмакларын саклап, мәчеттән чыгучыларга биреп торучы кеше. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың! А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә