БАШМА’К ТАНА и. Шушы елда беренче мәртәбә бозаулыйсы яшь сыер. Су чыгара алсагыз, башмак тана да чалыныр, каклаган казны коймакка төреп, каймакка манып ашарсыз, боерган булса. К.Кәримов. Ишегалдында бура хәтле бер сыер белән башмак танасы, бер көтү сарыклары күренә. Г.Бәширов. Шулай да, Карлыгач хәтле булгач, шефка алырга дип, үзенә «Кызым» исемле бер башмак тана билгеләп куйды. Г.Гобәй |