БАШМАК II и. 1) Өйдә кию өчен, җылы йомшак табанлы, кунычсыз аяк киеме. Ричард, урыныннан торып һәм аны-моны уйлап тормыйча, аягындагы башмагын салып экранга томырды. Тәмуг чәчәге. Әтисе аңа матур җырлаганы өчен башмак бүләк итә. Сөембикә 2) Гомумән аяк киеме. Нигә, балам, юллар уртасында Башмагыңа карап баш идең? Р.Әхмәтҗанов. Үкчә – без әле, аяк – төз әле, Үкчәсез башмак кимибез әле. К.Булатова. Атлый-атлый тузды башмакларым, Аякларым сызлап, аксадым. И.Сабиров ◊ Башмак булу Хатын кубызына бию, хатын иркендә булу |