БАШЛЫ’ЧА кер. сүз 1. Нигездә, гомумән алганда, асылда, төбендә. Татар оригиналь музыкасы бу елларда, башлыча, җырлар, бик артык мөкәммәл булмаган маршлардан торды. М.Җәлил. Нургали, башлыча, хатыны Миңсылудан ишетеп, аларның үзара бик тату торуларын һәм гади, тыйнак кына көн итүләрен белә иде. Ә.Еники. Башлыча, суыткычларны бер яки ике компрессор белән чыгаралар. Сөембикә 2. рәв. мәгъ. Күпчелек очракта, күбесенчә. Бөтен расход – хезмәткәрнеке, ә кибеттә башлыча туган-тумача сату итә. В.Юныс. Әйтик, дәүләт идарә итү компаниясе тупланма өлешне башлыча дәүләт тарафыннан чыгарылган кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияли. Сөембикә |