БАШЛЫ’-КҮЗЛЕ с. 1) Башы һәм күзе булган. Кеше кебек кеше, башлы-күзле 2) күч. Өйләнгән, гаиләле. Туган авылына кайтса – ике энекәше дә инде башлы-күзле. Т.Мөбарәков ◊ Башлы-күзле булу Өйләнү, гаиләле булу. Аңа да башлы-күзле булырга вакыт җиткән. Р.Ишморат. Үзенең уллары зур шул инде, башлы-күзле булырга да җыеналар, озакламыйча, оныклары җыелыр, боерган булса… К.Миңлебаев. Башлы-күзле булгач, тагын да иҗтиһад кылып тотыначак сәүдәгә. Ф.Сафин. Яралы әтидән өч бала яралып, үсә-үсә, башлы-күзле була торгач, ниһаять, иң иске өйдә Фазыл әнисе белән генә яшәп калды. К.Кәримов. Башлы-күзле итү Өйләндерү. Өлкән балаларны кайтарып булмый инде, төпчегебезне, яныбызда калдыру өчен, башлы-күзле итү дәртенә керешә башлау кирәк. Я.Зәнкиев |