БАШЛЫК II и. 1) Җитәкче, хуҗа, түрә, баш кеше. Карт, күчеп йөри торгач, Идел буена килеп чыккан кыпчак төрекләренең бер кабилә башлыгы икән. Г.Гобәйдуллин. Төбәк хакимиятләренең зур шәһәрләр башлыкларын билгеләнеп куела торган хакимият системасына кертү өчен тырышулары 2005 елда дәвам итәчәк. Татарстан. Хәзер, шуның нигезендә, хөкүмәт эшлеклеләре, галимнәр, депутатлар, хакимият башлыклары катнашында комиссия эшли. Сөембикә

2) Башлап йөрүче; узаман, лидер. Кычкыралар: Яшәсен башлык! – диеп, – Тилмереп көткәнне без таптык, – диеп. Ш.Бабич

3) Гаиләдә төп вазифа башкаручы кеше (гадәттә, әти кеше). Ул тирә-юньдә уңган гаилә башлыгы буларак та билгеле. Шәһри Казан

4) Башчылык, хакимлек. Ягъни менә бүген, иптәшләренә башлык кылуы таләп ителә башлагач, ул шактый уңайсызлык хис итте. Ш.Камал. Фетнәдә башлык кылган, теге, күкрәге калайлы Хәйрулла староста үзалдына җилләнде. Г.Ибраһимов. Алар кулына башлык күчкәндә дә, халыкның җөге җиңеләячәк түгелдер. Урал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә