БАШЛЫК I и. 1) Баш киеме. Ак халат, ак башлык кигән Гөлнәзирә табиблар кебек пакь, аккош кебек нәфис иде. З.Фәйзи 2) Тышкы киемнәрнең якасына беркетеп куелган һәм яланбашка яки баш киеме өстенә киелә торган каплама; капюшон. Яңгыр булса-нитсә дип, башлыклы плащ киеп утырган ике юлчының берсе тарантасның сул ягына сикереп төште дә плащ төймәләрен чишеп җибәрде; икенчесе, уң якка төшеп, плащының башлыгын кайтарып салды. И.Гази. Герметик башлыкның күзлекләре тирли. А.Тимергалин |