БАШЛЫ с. 1) Алдында килгән ачыклагыч сүзе белән: башы шул үзенчәлеккә ия булган. Зур башлы, кызыл билле кырмыскалар нәрсәнедер сырып алганнар. А.Алиш. Тота алмаслар, мин аларны шундый хәйлә җепләре белән чорныйм, мең башлы дию, хәйләкәр гыйфрит үзе дә чишә алмас. Т.Гыйззәт. Зур имән өстәл артында ак чырайлы, пеләшрәк башлы бер кеше утыра. И.Гази

2) Очы булган. Хәлим сурәт ясау өчен ике башлы карандаш алып кайтканны көтеп ятканда, Галиулла чак кына үлемнән калды. И.Гази

3) Түбәле. Әгәр ул җанлы булса, элек елларда ишегалдындагы такта башлы келәтләрнең буш булмаганлыкларын, көз көннәрендә аңа килгән юллар эскертле ындырлар белән тоташканлыкларын, ә ындыр көпчәк эзләреннән салынганлыкларын – барысын да, барысын да сөйләр иде. А.Шамов. Авылдан бер читтә, агачлар арасыннан, яшел башлы лазарет күренеп тора. А.Шамов

4) Күп һәм эре, тук башаклы. Арыш үзе буйга озын, үзе бик башлы, әти бик шат. М.Гафури

5) Өслектән калкып, күтәрелеп күренгән. Ак башлы дулкыннар, бер-берсен куышып килеп, яр буендагы зур ташларга бәреләләр, үзләре белән алып китәргә теләгән кебек, ташларны кочып алалар. Г.Гобәй

6) Җимеше йомры формада булган. Башлы кәбестәнең калын һәм кыскарган сабагы була. Аны «күчән» дип атыйлар. Ботаника. Кычытканны һәм кыяклы суганны салкын суда юып, --- турарга; итне башлы суган белән иттарткычтан чыгарырга һәм, табага бераз сыек май салып, кыздырып алырга. Сөембикә

7) Ике очы да чигелгән яки челтәрләп бизәлгән. Мин кызыл бишмәтемне киеп, кызыл башлы тастымал белән билемне буып алдым. М.Гафури. Якуб, кара куе чәчләрен, кояшта пешкән муенын, колакларын су астына куеп, бөтен күбекне юдыртып төшерде дә, тураеп, билендәге кызыл башлы сөлгесен чишеп алды. И.Гази

8) күч. сөйл. Акыллы, зиһенле, зирәк, башы яхшы эшли, уйлый торган. Булса да була икән башлы кешеләр. Г.Мөхәммәтшин. Алай түгел, Дәүләтша, малаең бик башлы, җибәр укырга. Н.Хәсәнов. Карл Марксны әйтәм, башлы малай булган булуын --- аның хакында җазганнарны укып җатам әле. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә