БАШЛА’У ф. 1. 1) Берәр эш яки шөгыльгә тотыну, керешү. Алар, батыр егет башлаган эшне дәвам итәргә ант итеп, эчләреннән янып, бу мескеннәр өчен сызланып торсалар да, кузгала да алмадылар, ди. А.Алиш. Хәзер генә табадан төшкән коймакларны кунаклар алдына таратып, чәй ясый башладылар. Г.Ибраһимов. Бераздан, бакчада сандугач сайрый башлый. М.Фәйзи

2) Бөтенлеген бозу, тулылыгын киметә барып куллану. Беркөн алып кайткан Кузнецов чәен башларсың микән, әллә өченче көн алып кайткан Үтәмиш чәен башлап карарбыз микән? Ф.Әмирхан

3) Җитәкләп бару, юнәлеш бирү. Башлаган башчылар булмаганда, Милләт хәле – суга төшкән тоздай эри. М.Гафури

2. башлап бәйл. функ. 1) Нинди дә булса эш-гамәл яки вакыйга тәмамлангач, шул вакыттан алып, мәгънәсен белдерә; шуннан бирле, шуның артыннан. Иртәдән башлап, яңгыр яварга җыена иде. Ш.Бачурин. Мин, шул көннән башлап, үз-үземне әкрен-әкрен һаман үзгәрттем. Ш.Маннур

2) Нинди дә булса бер дәвамлы рәттә торган күренешләрне яки андагы кешеләрне, я әйберләрне санап киткәндә кулланыла, еш кына, -га кадәр ( чаклы), -гача кебек формалар белән парлашып килә. Менә хәзер дә, рота командирыннан башлап иң арттагы сугышчыга кадәр бөтен полк, авыр йөген күтәреп, тиз-тиз алга атлый, әмма арулары җиткән иде инде. Г.Бәширов

3. башлап рәв. мәгъ. 1) Иң алдан, иң элек; беренче чиратта. Башлап, әнә теге нәрсәләрне бир. И.Гази

2) Башта, алдан. Мәликә, башлап, бик тузынды, шулай да рөхсәт бирде. А.Шамов

4. башлап с. мәгъ. Башлангыч, яңа башлаган. Илшат Вәлиулла бу китабында, бүгенге татар шигъриятенең әйдәп баручы шагыйрьләре белән беррәттән, башлап язучыларның иҗатына да игътибар итә. И.Вәлиуллин

5. ярд. ф. функ. Тезмә фигыль булып килгәндә, теге яки бу эшнең башлануын белдерә. Бертуган кебек тату яшәп килгән кешеләребез арасында низаглар чыга башлады. М.Әмир. Халык, тоткын егетләр азат ителгәч, бу тирәдә чуалуның кирәге калмады, «бәладән башаяк» дигәндәй, тарала башлады. Ф.Сафин. Үсә төшкәч, ул милицияне – прокурордан, судьяны адвокаттан аера башлады. А.Гыйләҗев

Башлап алу Бераз гына эшли башлау

Башлап ату Кызу гына башлау

Башлап бирү Кемгә дә булса берәр төрле шөгыльгә керешергә булышу

Башлап җибәрү Эшләргә керешү, башлангыч бирү. Илнең бәйсезлеген кайтару өчен, Көнбатыш баскынчыларына – тәре йөртүчеләргә каршы көрәш башлап җибәрә. С.Сөләйманова. Октябрь инкыйлабыннан соң, большевиклар илдә, астыртын рәвештә, репрессияләрне башлап җибәрделәр. Рәмзи Вәлиев

Башлап йөрү Яңа эш яки мәсьәләне беренче булып кузгатып йөрү; җитәкчелек итү; башкаларны да шул эшкә өндәү. Шаһгали кебек котсыз кыяфәтле, ямьсез һәм гарип рәвешле бу бәндә авылда коммун төзүдә башлап йөри. Ф.Бәйрәмова. Башлап йөрүчеләр кирәк булачак... Ә.Еники

Башлап калдыру Башларга өлгерү. Син алдан төсмерләгән киләчәк көннәр менә шундый бүген, Такташ. Син башлап калдырган шигърият кыры, поэзия кыры шау чәчәктә бүген. Х.Туфан

Башлап карау Башларга омтылу. Элегрәк үзем дә берничә тапкыр шундый [көндәлек] дәфтәр башлап караган идем. Ш.Галиев

Башлап китү Эшкә керешү. Якуб бик гади генә итеп башлап китте. И.Гази. Татар театр техникумында татар әдәбияты укытканда, үзенең дәресләрен [Ф.Әмирхан] «Без – реалистлар» дип башлап китә иде», – ди Р.Ишморат. Р.Әмирхан

Башлап кую Башлаган хәлгә китереп калдыру, башлангыч биреп калдыру

Башлап тору Хәзер генә башлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә