БАШЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. башлау. Өстәлдәге тәртипсезлек белән Нияз бер карауда ук танышып алды: берсе бушаган, икенчесе башланып куелган аракы шешәләре, икмәк сыныклары, тозлы балык, кәбестә, кыяр, хәзер урыныннан китәргә торучы йоклаган самавыр, чәнечкеләр ---. Х.Габдүш

2) Беренче билгеләре күренү, керешү, керешеп китү. Озын төннәр башланды. Дәрдемәнд. Төнлә белән беренче ярсулы контратакалар башлана. И.Гази. Чөнки бу язгы матур көннәрдә барлык тереклек дөньясында хәрәкәт башлана. А.Алиш. Ә бит безнең гомер матур урманнарда, Май аедай матур башланды. Һ.Такташ

Башланып калу Башланырга өлгерү. Без киткәндә, тулай торакта ремонт эшләре башланып калган иде. З.Фәйзуллин

Башланып килү Бик тиздән, озакламый башлану алдында тору; акрынлап башлану. Бу – әле үзгәртеп кору башланып кына килгән еллар. Р.Нуруллина. Әле яңа гына башланып килгән гомерендә, күпкә иртә өлгереп, ул, беренче тапкыр, кеше хатасы өчен кешене түгел, инде турыдан-туры үзен, бары тик үзен гаепләде. А.Хәлим

Башланып китү Бер ноктадан кузгалу, башлангыч алу, этәргеч булу. Аннан үзара исәнлек-саулык сорашу башланып китә. А.Алиш. Эш ничә кеше булуда гынамыни, яңа сугыш, скандал башланып китә иде бит. Г.Бәширов. Тәүфикъ абзый Вахитов белән танышу менә шулай бик гади башланып китте. М.Госман

Башланып тору Әле генә башлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә