БАШЛАНГЫЧ с. 1. 1) Иң баштагы, алдагы, беренчел. Ул кешеләрне йортлар, гыйбадәтханәләр салырга, законнар язарга өйрәтте, аларга геометрия фәненең башлангычларын бирде. Кызыклар дөньясында. Әхмәтхәсән башлангыч белемне әтисеннән ала, Чистай мәдрәсәсен, аннары Казанда һөнәр училищесын тәмамлап, совнаркомда эшли. Мәдәни җомга 2) Түбәнге, беренче баскычтагы. Берсеннән берсе кечкенә ике баласы булу өстенә, ире сугышның беренче көннәреннән бирле фронтта йөри, үзе исә бер башлангыч мәктәптә укыта һәм, читтән торып, педагогия институтында укый. Г.Гобәй. Утызынчы елларда шундый зур авылның очларында өч башлангыч һәм бер җидееллык мәктәп бар иде. К.Миңлебаев. Ул авыл мәктәбенең башлангыч классларында балалар укытырга керешә. Татарстан яшьләре 2. и. мәгъ. 1) Түбәнге класслар. Әнисе укытучы бит аның, башлангычларны укыта. Р.Хафизова 2) Яңалык, килеп кергән үзгәреш. Коммунистлар һәм комсомоллар һәр хезмәт батырлыгының үзәгендә булдылар һәм яңа башлангычны хуплап, рухландырып тордылар. Р.Беляев 3) Төп чыганак. Сәяси һәм мәдәни башлангыч та Җучи олысыннан килә. Г.Дәүләтшин. Алар акыллы җан ияләре түгел, алар бернәрсә дә эшли белмиләр, аларда хәтта акылның башлангычы да юк. Р.Мөхәммәдиев. Аның Декарт координатларын һәм координатлар башлангычының ераклыгын табарга. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы |