БАШЛАМ и. Әдәби әсәрнең башлангыч өлеше. Шуңа күрә дә әдипләр башламны мөмкин кадәр яңгырашлы, музыкаль эшләнешле, күп мәгънә сыйдырышлы, фәлсәфи егәрлекле итәргә, аңа күп көч салырга тырышалар. Р.Фәтхерахманов. Көй башламы уйналып бетәр-бетмәс, сәхнәгә милли киемнәрдән ике кыз атылып килеп чыктылар һәм җитез җиңел хәрәкәтләр белән биеп тә киттеләр. Ф.Сафин |