БАШКҮКРӘК и. зоол. Буынтыгаяклылар классына караган тереклек ияләренең гәүдәсендәге баш һәм күкрәк бергә кушылган өлеш (ул корсак өлешеннән кискен рәвештә аерымланып тора); русчасы: головогрудь. Башкүкрәктә буынтыклы ике пар (озын һәм кыска) мыекча, күзләр, авыз органнары һәм биш пар буынтыклы аяк була. Зоология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә