БА’Ш-КҮЗ җый. и. Баш һәм күзләр, йөз, чырай (бергә әйтелгәндә). Балык бирсәң – бәйләп бир, башын-күзен чәйнәп бир. Мәкаль

◊ Баш-күз акаю (тону) Иләсләнү, ашкыну, җилкенү, үз-үзен белештермәү, шашыну, котыру. Башы-күзе тонган Шакир килеп керде. Ә.Фәйзи. Баш-күз алгысыз Ыгы-зыгылы, тәртипсезлектән, буталчыклыктан торган. Баш-күз алмыйча (эшләү) Баш күтәрмичә, ял итмичә, бирелеп (эшләү). Баш-күз алу Беркадәр җайлану, тынычлану, үзеңне иркен хис итә башлау, иркенәю, ыгы-зыгылы, мәшәкатьле эштән бераз тыну, бушау. Шул ук сәгать үземнән, башкалардан баш-күз алдым да сөйләргә башладым… Г.Тукай. Юлын гына белмибез, юл күрсәтүче булып, баш-күз алганчы, хөкүмәт машиналар биреп торса… М.Әмир. Аннары инде, баш-күз алгач, ниндирәк юл белән китәргә икәнен үзең хәл итәрсең. К.Миңлебаев. Баш-күз әйләнү, баш-күз әйләнеп йөрү Берәр кеше я берәр нәрсә белән мавыгып, иләсләнеп, шуның артыннан чабу, кызыгу, багыну. Баш-күз чыгару Буталыш тудыру, кая барып бәрелгәнне белмәү, дуамаллану. Башны-күзне ташлау Аңга килергә, уйлап карарга тырышмау, белештермәс дәрәҗәгә җитү. Башын-күзен әйләндерү Үзен яратырга мәҗбүр итү, яраттыру, үзенә каратып иләсләндерү, ашкындыру, җилкендерү. – Минем кызның башын-күзен әйләндермәкче булып йөри ул, – диде. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә