БАШКО’РТЧА рәв. 1. 1) Башкорт телендә. Җәйләрен, авылга кайткач, авылым урамнарында йөрим дә адым саен башкортча сөйләшү ишетәм… М.Әхмәтҗанов. 1959 елны чыккан «Башкорт халык иҗаты» китабының икенче томындагы текст, 1843 елны В.И.Даль бастырган варианттан башкортчага кире тәрҗемәдә китерелеп, «Тылсымлы әкиятләр» бүлегенә урнаштырыла. М.Госманов. Үзең, энем, башкортмын, дисең, үзең башкортча сөйләшә белмисең. М.Кәрим

2) Башкортларга охшашлы итеп, башкортларга хас булганча. Ул, башка вакытта, саф татарча сөйләшә торган булса да, бүген күп сүзләрне башкортчага тартып әйтә-әйтә, үзенең кем икәнлеген белдерә башлады. М.Әмир. Бик моңлы иттереп, башкортча җырлый белә [Бүләков Мөбарәк]. З.Зәйнуллин.

2. с. мәгъ. Башкорт телендә булган, башкортларга караган. Башкортча әдәбият. Башкортча бию көйләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә