БАШКОРТ и. Башлыча Башкортстанда яшәүче төрки телле милләт атамасы һәм шул милләтнең бер кешесе. Әле генә күрсәтелгән «өчпочмакта» исә Урта гасырларда кыпчак телле кабиләләрдән хәзерге татарларның, башкортларның, нугайларның һәм казакъларның бабалары составына кергән ырулар, этник группалар яшәгән. М.Госманов. Урал төбәгенең төньяк-көнбатышындагы башкорт төркемнәре монда «иң электән үк булган» ---. Д.Исхаков. Шунысы ачык: башкорт халкы, татар халкы кебек үк, аерым милләтне тәшкил итә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә