БАШКОДА и. Кемгә дә булса кияүгә сорап, җиткән кызларны димләп йөрүче; яучы. Башкодаларның вә яучыларның күбесе тәрбия вә гүзәл холыкның нинди нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген үзләре дә ачык аңламавы --- боларның сүзләренә ышану гына булыр. Р.Фәхретдин. – Үзе булган, үзе уңган Ләйлиҗамалны братыма алып кайта алмасам, атым Фатыйма булмасын! – дип, әңгәмәгә чик куя башкода, күзләрендә ялкын уйнатып. К.Миңлебаев. Кияү егет тә, башкода да булдым, кыз да урлаштым. Г.Әпсәләмов |