БАШКИСӘР и. 1) Кеше талап, үтереп йөрүче, юлбасар; бандит. Испаннарның данлы культурасын Таптаганда кыргый фашистлар, Чапкан чакта халыкларның башын Франко дигән сатлык башкисәр. Ә.Исхак. Йодрыгыма бөтен илаһи көчемне җыйдым да чигә төбенә тондырдым каршымда торган башкисәрнең. В.Юныс. Шундук кабинадан алыптай зур гәүдәле, таш бәбәкле дүрт башкисәр сикереп төште. З.Мәхмүди

2) күч. Бик чая, үтә тәвәккәл, дуамал кеше. Иллә башкисәр икәнсең. Т.Гыйззәт. Гайрәтләнеп, көяз башкисәр Каты ябып керде ишекне. М.Җәлил. Илдар, бу башкисәрләргә якын бармаса да, киләчәктә тәҗрибәләре кирәгер, дип, аларның гамәл-кыланышларын, үзләрен читтән генә карап, күзәтеп йөри башлады. З.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә