БАШКА’ЧА рәв. Икенче төрле итеп, бүтәнчә, башка төрле, үзгәчә. Әсәр барышы өчен кирәксез яки башкача итеп үзгәртелүе артык булган урыннар да юк түгел. Г.Нигъмәти. Бөтен дөньясына булган ачуын башкача баса алмаган өчен, барлык рәнҗү-үпкәләрен тышка чыгарыр өчен, җан көченә кычкыра. Р.Кәрами. Минемчә, Карәхмәтне бөтенләй башкача – Тукайча эшләргә кирәк. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә